2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә бөтендөнья татар телендә белем тикшерү буенча акциясе узды. Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстанның районнарында бердәм кннәрдә үткәрелде.
Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Ләйлә Шәйхетдинова акциядә 2016 елдан бирле катнаша һәм җиденче тапкыр диктант яза. Быел ул үз белемнәрен онлайн форматта диктант сайтында сынады.