Календарьдагы иң игелекле һәм җылы, ямьле даталарның берсе – шәһәрнең Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән Әниләр Көне. Әлеге чарага район кул эшләре күргәзмәсе дә бәйрәм рухы өстәде. Биредә алар үзләренең эшләнмәләрен, иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Чараның тантаналы өлеше Мәдәният сарае сәхнәсендә узды. Биредә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Сәхнәдә бүләкләү тантанасы да булды. Күпбалалы, шулай ук сәләтле балалар тәрбияләүче әниләр хөрмәтләнде. Армый-талмый хезмәт итүләре, гаилә учагын, традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклап калуга намуслы өлеш кертү, балаларга лаеклы тәрбия бирүләре өчен Линар Маняпов Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгының Мактау грамоталарын һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.