Тантаналы шартларда бәйрәмнең төп геройларына Мэрның котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Һәр ирле-хатынлыга изге теләкләр яңгырады, чөнки безнең барлык юбилярлар бергә үткәргән һәр мизгелне кадерли беләләр.
Юбилярларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлыйбыз, балалар, оныклар һәм оныкчыклар арасында күп елларга сәламәтлек, озын гомер телибез.