Котлау тантанасына юбилярларның балалары, оныклары һәм дуслары килгән иде. Алтын һәм бриллиант яшь парлар гражданлык хәле актлары китабында Ничек язылганнарын һәм беренче гаилә документын ЗАГС хезмәткәре кулыннан алганнарын искә төшерделәр.
Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән парларга котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тантанада ир белән хатын танышу тарихын, гаилә бәхете серләрен һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр. Һәр гаилә адресына изге теләкләр яңгырады.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсе юбилярларга ныклы сәламәтлек, балаларына һәм оныкларына уңышлар тели.