Әни булу – хатын-кыз тормышындагы иң мөһим эш, ә балаларның бәхетле күзләре һәм шатлыклы көлүләре – аның өчен бүләк. Әниләр безгә бишек җырларын җырлыйлар һәм әкиятләр укыйлар, сихри могҗизалар белән тулы дөньяны ачалар.
Әни безнең белән кабат беренче тапкыр беренче сыйныфка бара, шигырьләр ятлый һәм тапкырлау таблицасын өйрәнә. Безне өчен иң мөһим мизгелдә – үз гаиләбезне корган көнебездә дә ул бездән ныграк дулкынлана.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама яшь парлары үзләренең яраткан әниләрен бу матур бәйрәм белән котладылар, аларга чиксез мәхәббәтләрен белдерделәр һәм мөлаем видеоролик яздырдылар.