Районыбызда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. 5нче зона Саба урта мәктәбе базасында үтте. Әлеге зонада Шәмәрдән «Үсеш» лицееннан, Саба сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатыннан, Саба урта мәктәбеннән һәм Байлар Сабасы гимназиясеннән әти-әниләр комитетлары катнашты.
Бәйгенең икенче өлешендә «Иҗади гаилә» номинациясе буенча Гайнетдиновлар (Байлар Сабасы), Гимадиевлар (Байлар Сабасы), Валиахметовлар (Байлар Сабасы), Фатхуллиннар (Шәмәрдән) гаиләләре үз номерларын тәкъдим итте.