Әниләр көне – елның иң күңелле көне!

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган искиткеч концерт булды, анда юбиляр парлар- Гиззатуллиннар Баһданур Мирзанур улы һәм Фидания Зөфәр кызын, Ивановлар Николай Андреевич һәм Надежда Алексеевнаны, Александр Константинович һәм Любовь Сергеевна Шадриннарны хөрмәтләделәр.

Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев юбилярларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Үзешчән сәнгать артистларының һәм төрле иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның матур чыгышлары бәйрәмдә катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Бәйрәмнән һәр әни чәчәк бәйләме белән китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International