«Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБМУ мәктәбендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Л.В.Билалиева балалар белән очрашты. Чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. Очрашу «Бәхетле гаиләләр-илнең киләчәге!» темасына багышланды. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәдә гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә аерым роль бирелде. Ә очрашу нәтиҗәлерәк булсын өчен, укучыларга киләчәккә хат - «Мин һәм минем гаиләм — киләчәккә бергә» рәсмиләштерергә тәкъдим ителде, алар чыгарылыш кичәсендә әлеге “киләчәк хат”ларын кулга алачаклар.