2017 нче елның 1 нче июнь көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы үзәгендә балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Экология елы” уңаеннан асфальтта рәсем ясау буенча конкурс үткәрелде.
1 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спасс Манарасы янында, Спас-Преображенск соборы территориясендә "Гаилә гореф-гадәтләре - Ватанга хезмәт" күргәзмәсе ачылды. Бу - Россиядә ГХАТ органнары оешуның 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсенең беренче проекты.
Бүлек җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы бина буенча экскурсия ясады. Равил Хөснуллин бинаның ни рәвешле матур ясалганлыгын искәртеп узды. Ә инде азакта, кунагыбыз Язылышу сараеның почетлы кунаклары кенәгәсенә иң ихлас теләкләре белән бергә алга таба да шушы матур бинада эшнең кайнап торуын теләде.
2017 елның 1 июнендә Түбән Кама муниципаль районы Афанасово авыл җирлегендә халыкара балаларны яклау Көненә багышланган, “Балалар бәхете бәйрәме!” узды.
2017 елның 1 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Минем әнием ЗАГСта эшли” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында исем кушу тантаналары узды.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 28 сабый теркәлде:16-малай һәм 12 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә беренче бала, 13 – икенче, 5 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 1760, ә иң зуры – 4000 грамм.
Әти-әниләр балаларына Адель, Артур, Әлим, Арслан, Әмир, Кәрим, Рөстәм, Ранэль, Рамзан, Таһир, Вадим, Герман, Илья, Салман, Ильназ, Ангелина, Әлмирә, Амелия, Аделина, Арина,Алина, Анна, Амайя, Мәдинә, Индира, Каролина дигән матур исемнәр бирделәр.
Бу атнада иң популяр исемнәр : Тимур, Руслан, Дарина, Полина, Саида, Карим, Макар, Дарья, Самира; иң сирәк исемнәр: Расмина, Ясмира, Индира, Абдуллах, Сарасвати, Кирия, Юния, Таяна, Адам, Айлина.
Бар кешедә бәхетле булуга хыяллана! Әмма "бәхет" төшенчәсе һәркем өчен үзеке: кемдер өчен бәхет акчада, машиналарда, материаль кыйммәтләренә, ә кем өчендер— ул ныклы, тату гаилә, шат балалар көлүе.
2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды, бу бәйрәм олылар өчен балаларны яклау, кайгырту искәртүе булып тора.
Бүген Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Р.Ш.Фариев исемендәге ял паркында тантаналы чара узды. Балалар өчен төрле конкурслар һәм уеннар үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырдылар.