Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 401 сабый теркәлде: 205 малай һәм 196 кыз. Иң кечкенә бала 2300, ә иң зуры – 4550 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 44 яшь.

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бу атнада иң популяр исемнәр : Тимур, Руслан, Дарина, Полина, Саида, Карим, Макар, Дарья, Самира; иң сирәк исемнәр: Расмина, Ясмира, Индира, Абдуллах, Сарасвати, Кирия, Юния, Таяна, Адам, Айлина.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 81 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 26 ел, каләшкә – 17,  иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 56 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International