1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында исем кушу тантаналары узды.
Гиздатуллин Артур һәм Валерия гаиләләрендә дөньяга игезәкләр килгән. Бәхетле ата-ана балаларына сирәк матур исемнәр – Матвей һәм Елисей дип кушканнар.
Струков Артем һәм Елена гаиләләрендә кыз бала дөньга килгән. Ата-ана балаларына борынгы матур исем – "Елизавета"дип кушканнар. Апае дөньга килүенә аеруча да абыйсы Константин шатланган.
Тантана вакытында, идарә белгечләре Гиздатуллиннар һәм Струковлар гайләләренә - балалары тууы турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресларын тапшырдылар. Туганнары, якыннары, әби-бабалары алдында - Елизавета, Матвей һәм Елисей тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе гражданнары дип игълан ителделәр.
Тантана барлык катнашучыларга истәлекле минутлар бүләк итте, күңелләрдә изге хисләр уятты.