Шуның 1860 бала тудыру йортларында.
Балаларны яклау көне уңаеннан ГХАТ идарәсе коллективы һәм Идел буе районы “Бердәм Россия партиясе кабул итү бүлеге Идел буе районы балалар йортында кунакта булдылар.
Агымдагы елның май аенда Нурлат ГХАТ бүлегендә 11 яңа гаилә төзелде. "Майда өйләнсәң - аннары гомер буе бергә хафаланасың" дигән әйтүләргә карамастан, Нурлатта парлар никахларын законлы рәвештә төркәделәр.
Тыл ветераны Саимә Барый кызы Тәтеш районында туып үсә. Авыр сугыш еллары турында гаять ачынып, күз яшьләре белән искә ала..Саимә апа ире дөнья куйганнан соң улы гаиләсе янына Биектауга күчеп кайта. Хәзерге вакытта улы исән түгел, килене Роза белән тормыш итә. Ул 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни.
Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бриллиант һәм алтын юбилярлар иң җылы котлаулар, җыр һәм бүләкләр алдылар.
Балаларн, шулай ук туңдырма көтте.
Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 91 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Бүгенче көнгә шәһәрдә 24 мең гаилә сертификат алды, аларның 15 меңе. Ана капиталы сертификаты белән кулландылар.
Әлмәт районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" темаларына узучы Республикакүләм рәсем конкурсының беренче этабы буенча нәтиҗәләр ясалды.
2017 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Ульяновск шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” округ Фестиваль-конкурсы узачак. Чара бишенче ел рәттән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.В. Бабич инициативасы буенча үткәрелә.
Минзәлә шәһәрендә урнашкан беренче номерлы мәктәптә укучы 9-11 сыйныф укучылары белән ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова очрашу үткәрде. Бу очрашу май аеда үткәрелә торган матур бәйрәм Халык ара гаилә көненә багышлап үткәрелде. Очрашу барышында укучылар ГХАТ тарихы, гаилә законнары белән таныштылар.