Әлмәт районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" темаларына узучы Республикакүләм рәсем конкурсының беренче этабы буенча нәтиҗәләр ясалды.
Иҗади бәйге мәктәп укучыларының төрле яшьтәге балалар арасында зур кызыксыну уятты, үзләренең иҗади эшләрен № 4,13, 15, 17, 25 урта ГББМ, Югары һәм Түбән Мактама, Иске Суркино авылы мәктәпләре укучылары тәкъдим иттеләр. Бәйге "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" номинацияләрендә утеп, һәрберсендә үз җиңүчеләрен тапты.
Үз рәсемнәре белән укучылар гаиләнең нәрсә икәнен, ничек барлыкка килешен, балалар тууын, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлекнең ни икәнен, әти-әни не кайгыртуны чагылдырырга тырыштылар.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда күргәзмә оештырылачак. Бәйрәм кунаклары яшь талантларның тырышлыкларын бәяли алачак.
Рәсемнәрнең иң яхшылары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсендә катнашачак.