Бүген "Казан" гайлә Үзәгендә бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар өчен тантана узды. 50 һәм 60 ел бергә гомер кичкән парлар Мендельсон маршы астында тантана залына уздылар. Беренче очрашу мизгелләрен, туй көннәрен, уртак тормыш һәм хезмәт юлларын кабат хәтерләрендә яңарттылар.
Һәр пар Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хатына һәм акчалата бүләккә ия булды.