Биектау авылында гомер кичерүче Хәкимова Саимә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

    Тыл ветераны Саимә Барый кызы Тәтеш районында туып үсә. Авыр сугыш еллары турында гаять ачынып, күз яшьләре белән искә ала..Саимә апа ире дөнья куйганнан соң улы гаиләсе янына Биектауга күчеп кайта. Хәзерге вакытта улы исән түгел, килене Роза белән тормыш итә. Ул 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни.

    Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International