Казан шәһәре ГХАТ идарәсе Идел буе районы бүлеге балалар йортында тәрбияләнүчеләргә велосипедлар, бадминтон, туплар бүләк иттеләр.

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

       Балаларны яклау көне уңаеннан ГХАТ идарәсе коллективы һәм Идел буе районы “Бердәм Россия партиясе кабул итү бүлеге Идел буе районы балалар йортында кунакта булдылар.

Жәйнең беренче көне һәм жәйге каникуллар вакыты җитте. Балаларга кунакка Идел буе районы ГХАТ начальнигы Потапова Вера Василий кызы, Идел буе районы буенча «Бердәм Россия» кабул итү бүлеге башлыгы Андреева Татьяна Владимир кызы килделәр. Балаларга кунакка беренче тапкыр Казан шәһәр думасы депутаты Руслан Габдулла улы Минабутдинов килде. Кунаклар балаларның жәйге ялы куңелле узсын өчен велосипедлар, волейбол, футбол, бадминтон уйнар өчен спорт инвентарьлары бүләк иттелэр. Руслан Габдулла улы балаларны үзе идарә итә торган “Трудовые резервы», спорт комплексына чакырды. 

Аларга җәйге яллаларын күңелле үткәрүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International