"Гаилә гореф-гадәтләре - Ватанга хезмәт" күргәзмәсе ачылды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" Дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Россиядә ГХАТ органнары оешуның 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсен булдыру эшен алып барды.

 "Манеж" Күргәзмә залында халыкның һәм, гомумән, республиканың тел, мәдәни, идеологик кыйммәтләренең төп сакчылары буларак күп гасырлык гореф-гадәтләр, гаилә мөнәсәбәтләре традицияләре чагылыш тапкан. Спас-Преображенск соборы территориясендә 35 түгәрәк тумбада шәһәрнең иң танылган династияләренең гаилә тарихы сурәтләнгән. Алга таба бу экспозиция даими рәвештә Казан шәһәренең "Казан" Гаилә үәгендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International