Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 28 сабый теркәлде

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 28 сабый теркәлде:16-малай һәм 12 кыз. Шуларның 8 се гаиләдә  беренче бала, 13 – икенче, 5 -  өченче, 2-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 1760, ә иң зуры – 4000 грамм.

Әти-әниләр балаларына Адель, Артур, Әлим, Арслан, Әмир, Кәрим, Рөстәм, Ранэль, Рамзан, Таһир, Вадим, Герман, Илья, Салман, Ильназ, Ангелина, Әлмирә, Амелия, Аделина, Арина,Алина, Анна, Амайя, Мәдинә, Индира, Каролина дигән  матур исемнәр бирделәр.

 Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә  ­­23 яшь,  иң өлкән анага 42  һәм  иң өлкән әтигә  43 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 6 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 20, ә иң яшь кияүгә 25 яшь, иң олы кияүгә – 52, кәләшкә – 33 яшь.

Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International