2017 елның 1 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Минем әнием ЗАГСта эшли” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.
Хезмәткәрләрнең балалары һәм аларның туганнары ЗАГС оешуга 100 ел тулуга багышланган шигырьләр укыдылар. Аларны ЗАГС начальнигы В.Н. Белова-Реутина иҗат иткән. Аниматор барысы белән дә мавыктыргыч уеннар үткәрде, бүләкләр һәм тәмләп чәй эчү барысының да кәефләрен тагын да күтәрде.