2017 елның 1 июнендә Түбән Кама муниципаль районы Афанасово авыл җирлегендә халыкара балаларны яклау Көненә багышланган, “Балалар бәхете бәйрәме!” узды.
Лагерь балалары өчен уен программасы оештырылды, анда балалар әти-әниләре белән бергә күңелле конкурсларда, викториналарда һәм гаилә стартларында катнаштылар.
Чара ахырында, авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров һәм авыл җирлеге секретаре Марина Жукова барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, талантлы балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.