Бүлек җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы бина буенча экскурсия ясады. Равил Хөснуллин бинаның ни рәвешле матур ясалганлыгын искәртеп узды. Ә инде азакта, кунагыбыз Язылышу сараеның почетлы кунаклары кенәгәсенә иң ихлас теләкләре белән бергә алга таба да шушы матур бинада эшнең кайнап торуын теләде.