Бар кешедә бәхетле булуга хыяллана! Әмма "бәхет" төшенчәсе һәркем өчен үзеке: кемдер өчен бәхет акчада, машиналарда, материаль кыйммәтләренә, ә кем өчендер— ул ныклы, тату гаилә, шат балалар көлүе.
2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды, бу бәйрәм олылар өчен балаларны яклау, кайгырту искәртүе булып тора.
Чаранының оештыручылары булып Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре булдылар.
Бу бәйрәм көнендә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган ун Яшел Үзән гаиләсе ана гаилә капиталы сертификатына ия булдылар.
Сертификатларны тапшыру рәвешендә, Пенсия фонды идарәсе начальнигының урынбасары Марат Хафизов ата-аналарны мөһим вакыйгалары белән котлады, аларга тормыш юлларындаисщнлек-саулык, сәламәтлек аларга һәм аларның балаларына теләде, Халыкара балаларны яклау көне бәйрәменең барлыкка килү тарихын сөйләде - һәм ана гаилә капиталын кайчан һәм нинди максатларда файдаланырга мөмкин булыун искәртеп китте.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге началҗнигы Мәрьям Яковлева барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау Көне белән котлады, һәм ата-аналарга, кунакларга игелекле котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмне оештыручылардан һәр гаиләгә сертификат белән чәчәк бәйләме һәм кечкенә генә бүләк тапшырылды.
Чара ахырында, традиция буенча, ГХАТ Бүлегенең тантаналы залында Һәр катнашучы гаиләгә истәлекле фоторәсемнәр ясалды.