2017 нче елның 1 нче июнь көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы үзәгендә балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Экология елы” уңаеннан асфальтта рәсем ясау буенча конкурс үткәрелде.
Быел әлеге конкурста 1 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган 230 бала катнашты. Балаларга “Чиста экология-сәламәт тормыш” дип аталган тема тәкъдим ителде. Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада балалар әкият геройлары белән фотога төштеләр. Шулай ук бәйрәм барышында балалар очен төрле хәрәкәт уеннары да оештырылган иде.
Бәйрәм балаларга һәм әти-әниләргә бик ошады. Бер бала да игътибарсыз һәм бүләксез калмады.