Афгат Нәбиулла улы һәм Раиса Каюм кызы Галиуллиннар үзләренең балалары һәм оныклары белән Идел буе районы ГХАТ бүлегендә алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Күшәк көч белән балаларга велосипедлар, кием, сок алдык.
2 июнь көнне бүлек хезмәткәрләре шәһәр конкурсында катнаштылар. Быелгы конкурс Россия ГХАТ бүлекләре оешуга 100 еллыкка багышланды.
2 июнь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А. Большакова 4 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның Сергей Егоровка hәм Иван Можаровскийга кызлары Полина һәм уллары Александр туу белән бәйле котлавын укыды hәм аларнын туу турында таныклыкларын тапшырды.
Балаларны яклау көнендә Тукай районында күп төрле бәйрәм чаралары узды. Шулар арасында мөмкинлекләре чикле балаларның сабантуй бәйрәмендә ГХАТ булеге дә катнашты. Чарада ике йөздән артык бала катнашты.Төрле ярышлар оештырылды һәм һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең ахырында балаларга татлы бүләк- туңдырма таратылды.
2017 елның 2 июнендә, әйләнә-тирә мохитне саклау көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "экологик" акция оештырылды.
Бәйрәм барышында ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә исем кушу йоласы узды. Тантананың сәбәпчеләре булып патша игезәкләре гаиләләре - Павел һәм Софья Артемьевлар, Раяна һәм Данияр Зәйнуллиннар, Алия һәм Әмир Мустафиннар, Риана һәм Тимур Шайхуловлар иде.
Үткән май аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 42 сабый теркәлде: 19 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2010, ә иң зуры – 4100 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 45 яшь.
Май аенда иң популяр исемнәр Матвей, Адель, Арсений, Виктория, Мария.
Сирәк очрый торган исемнәр Илария, Азель.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.
Татарстан Республикасын Арча муниципаль районыннан Мортазиннар гаиләсе лаеклы тәкъдим итте. Алар "Гаилә эше" номинациясендә җиңү яулады. Моннан тыш, Жюри Рәисе – Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе президенты - Владислав Третьяк ике яшь конкурста катнашучыларга - Камил һәм Рузаль Мортазиннарга махсус бүләкләр - легендар хоккейчы автографы белән исемле кәшәкәләр бүләк итте.