2 июнь көнне бүлек хезмәткәрләре шәһәр конкурсында катнаштылар. Быелгы конкурс Россия ГХАТ бүлекләре оешуга 100 еллыкка багышланды. Хезмәткәрләр рус һәм татар телләрендә халык гореф–гадәтләре элементлары күрсәтелгән никахлашу турында яңа сценарийлар әзерләделәр, өч бала туу уңаенан балаларны теркәү тантанасы, алтын юбилейларын билгеләп үтүче парны котлау булды. Конкурс әзерләү зур тырышлыклар тәлап итә торган эш. Безнең партнерлар бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, Идел буе районы сәнгать мәктәбе, Миллениум радиосы, «Сина ярдәмгә» фонды гаиләләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды. Камал театры алтын юбилярларны үзләренә спектакльгә чакырды.