Тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшыру

2017 елның 2 июне, җомга

2 июнь   көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.

Пенсия идарәсе начальнигы  И.А. Большакова   4 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның Сергей Егоровка hәм Иван Можаровскийга кызлары Полина һәм уллары Александр  туу белән   бәйле котлавын укыды hәм  аларнын туу турында таныклыкларын  тапшырды.    "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International