Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Галиуллиннарның гаилә тормышы тарихын өйрәнделәр.

2017 елның 2 июне, җомга

Афгат Нәбиулла улы һәм Раиса Каюм кызы Галиуллиннар үзләренең балалары һәм оныклары белән Идел буе районы ГХАТ бүлегендә алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Галиуллиннар гаиләсе – профессиональ медицина хезмәткәрләре. Алар өчен ГХАТ хезмәткәрләре аерым бәйрәм программасы әзерләделәр. Афгат Нәбиулла улы – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган врачы һәм фән хезмәткәре. Раиса Каюм кызы – озак еллар Казан медицина колледжында эшләгән,  Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Аларга истәлеккә гаилә фотолары белән альбом һәм театрга билетлар бүләк иттеләр. Галиуллиннар гаиләсе соклану һәм горурлык хисләре уята һәм яшьләргэ үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International