Балаларны яклау көне унаеннан «Казан» гаилә Үзәге янында зур фестиваль узды.

2017 елның 2 июне, җомга

Бәйрәм барышында ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

 

Кичә «Казан» гаилә Үзәге территориясендә йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр өчен зур фестиваль үткәрелде. Бәйрәм башында "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре белән берлектә «Россия Пенсия фонды» хезмәткәрләре тантаналы рәвештә икенче һәм өченче балалары туган яшь гаиләләргә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.

 

Казан шәһәре Думасы депутаты, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының «Республика балалар клиник хастаханәсе» баш табибы, Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы тантананы ачып җибәрде һәм яшь әниләрне зур вакыйга - сабыйлары туу белән котлап узды.

 

Казан шәһәре ЗАГС Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Гыйлемханова Фәридә Вәли кызы һәм Казан шәһәре Вахитов районы «Россия Пенсия фонды» Идарәсе начальнигы Арсланова Флида Зөфәр кызы яшь әниләрне, шулай ук бәйрәмгә җыелган ата-аналарны алар өчен бик мөһим көн белән котладылар.

 

Әйтергә кирәк, быел ана капиталы программасына 10 ел тулды. Нәкъ менә шуңа күрә фестивальнең төп вакыйгасы булып тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.

 

Соңыннан чара күңел ачу программасы, концерт номерлары, фотосессия, мастер-класслар белән дәвам итте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International