2017 елның 2 июнендә, әйләнә-тирә мохитне саклау көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "экологик" акция оештырылды.
Чарада бу көнне никахларын законлаштыручы яшь парлар катнашты. Яшь парлар никахлашу Сарае хезмәткәрләре белән бергә ГХАТ Идарәсе территориясенең мини-паркында гортензия чәчәкләре үсентеләрен утырттылар.