Зәй районы ГХАТ бүлегенең май аена статистика магълүмәтләре

2017 елның 2 июне, җомга

Үткән май аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 42 сабый теркәлде: 19 малай  һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2010, ә иң зуры – 4100 грамм.  Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 45 яшь.

Май аенда иң популяр исемнәр Матвей, Адель, Арсений, Виктория, Мария.

Сирәк очрый торган исемнәр Илария, Азель.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International