1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә исем кушу йоласы узды. Тантананың сәбәпчеләре булып патша игезәкләре гаиләләре - Павел һәм Софья Артемьевлар, Раяна һәм Данияр Зәйнуллиннар, Алия һәм Әмир Мустафиннар, Риана һәм Тимур Шайхуловлар иде.
Чара барышында алып баручы халыкның күркәм гадәтләрен искә төшереп үтте. Элекегечә, әти-әниләр балаларын саклау өчен, агачта исемнәрен көйдерә торган булганнар, Һәм гаилә институтын ныгыту максаты белән йолада әтиләр фамилия агачына балаларының исемнәрен беркетеп катнаштылар.
Бәйрәмдә шулай ук ТАССРНЫҢ һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Лидия Рәхим кызы Старшинина кунакта иде. Ул, 80-нче еллардагыча, яшь буынга теләк хатларын тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре ата-аналарны дәрәҗәле исем белән җылы котлап шатлык, сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм юбилей елында туу хөрмәтенән истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. ЗАГС Идарәсе башлыгы Гүзәл Рәис кызы Әмирова үз чыгышында бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 150 мең гаилә туып, әлеге гаиләләрдә якынча 220 меңнән артык бала дөньяга килүен, шуларның 2 меңе игезәкләр, аларның 1/3 – патша игезәкләре икәнен билгеләп үтте.
Бәйрәм яшь җырчы Радмила Гомәрова бизәде.
Бәйрәм кунаклары Россиядәге ГХАТ бүлекләренең 100 еллыгына багышланган "Нәрсә ул ГХАТ?", " Гаилә кайда туа?" бөтен республика күләм конкурсында катнашучы Әлмәт районы мәктәпләре талантларының рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә белән сокландылар.