ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы Башлыгы Л.Р. Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актлары теркәу идарәсенең коллегия утырышында катнашып “Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту буенча Актаныш муниципаль районында башкарыла торган эшчәнлек турында” дигән темага чыгыш ясады.

Ютазы муниципаль районында 25 нче гыйнварда елның беренче никахын тантаналы теркәү узды. Корбиев Ленар Илдар улы һәм Хәйретдинова Лиана Зөфәр кызы бәхетле гаилә кордылар.

Студент булган вакыт – тормышның иң күңелле чагы. Беренче мәхәббәт, беренче күрешүләр һәм беренче туйлар вакыты. Студентлар көне алдыннан ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парлар өчен «Бәхеткә экзамен» дип аталган акция уздырдылар.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 24 январь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, өченче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тунян Давит Сарибек улы һәм Алевтина Юрий кызы гаиләсендә булды. 19 январь аенда аларның гаиләсендә ике игезәк кыз туды.

2023 елның 24 январь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 100 бала туу турында акт теркәлде. 23 январь көнне Устинов Игорь Петр улы һәм Анастасия Талгат кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимофей  исеме кушылды.

2023 елның 24 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Ларионова катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Студентлар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Казан Инновацион университетының Түбән Кама филиалында кунакта булдылар. Алар булачак юристлар өчен дәресне гади лекция урынына гаилә тематикасына ачык сүзалыш форматында алып бардылар.

Бүген Никахлашу сараенда 9нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен яңа елның беренче «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Дәресне ГХАТ Идарәсе тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова үткәрде.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында 4 пар никахын якынлашып килүче елның беренче матур көнендә теркәгән – 23.01.2023 ел. Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә 3 пар никахларын законлаштырдылар һәм тагын бер пар Васильево шәһәр тибындагы поселогында теркәгәннәр.

23 гыйнвар, дүшәмбе! Яңа 2023 елда яңа атна башы! Яңа гаилә корырга менә дигән сәбәп!

Чистай Никахлашу сараенда 4 пар үз никахларын теркәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International