Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 9нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Никахлашу сараенда 9нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен яңа елның беренче «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Дәресне ГХАТ Идарәсе тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова үткәрде. Ул балаларга ГХАТ органнарында теркәлә торган актлар, архив һәм аның «хәзинәләре», никахлашу сараенда үткәрелә торган гаилә тантаналары турында сөйләде.

Укучылар ГХАТ органнары эшчәнлеге турында төрле сораулар бирделәр, тик никах теркәү тантаналарының ничек узуы аларны барыннан да артыграк кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International