Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 24 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Ларионова катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Республиканың ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина үзенең докладында 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар саны буенча алда баруын билгеләп үтте. «Төбәктә 132,6 мең гражданлык хәле акты теркәлгән, 362 меңнән артык башка юридик әһәмияткә ия гамәлләр кылынган. Мобилизацияләнгән гражданнарга карата теркәү эшләре аеруча тизләтелгән тәртиптә башкарылды. Татарстан ел йомгаклары буенча, элеккечә үк, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләрне күрсәтә», – диде ул.

2008 елдан бирле безнең төбәктә өзлексез күзәтелә торган күп балалы гаиләләр саны арту халык санының үсеше өчен перспективаларны формалаштыручы мөһим фактор булып тора. Республикада шулай ук Идел буе федераль округында үлемнәрне теркәүнең иң түбән дәрәҗәсе билгеләп үтелә. Бу күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда 25,8%ка кимегән.

Моннан тыш, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буенда никахлар саны буенча беренче урында тора. Аларның саны бер ел эчендә 11,3%ка арткан һәм 27,4 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта өзелгән никахлар саны буенча республика Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечкә ия, 2022 елда ул узган ел белән чагыштырганда 2,1%ка кимегән.

«Республиканың ГХАТ органнары никах өзүнең 79%тан артыгын суд карарлары буенча рәсмиләштергән. Аерылышу процедурасының формаль һәм кыска вакытлы булмавы бик мөһим. Анда ике як та шәхсән катнашырга тиеш», - дип ассызыклады Г.Р. Нигъмәтуллина.

«Аерылышулар белән бәйле ситуацияләргә, барыннан да элек, балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына Юлламасында шундый бурыч куйды. Ул ир белән хатын арасындагы конфликтларны судка кадәр җайга салуның мөһимлеген, шулай ук мөнәсәбәтләрдә кризис кичергән парларга ярдәм итү, гаиләне саклауда максималь ярдәм күрсәтү зарурлыгын билгеләп үтте», – диде спикер. Ул максатка ирешү өчен «традицион гаилә кыйммәтләренең киң трансляциясе» мөһим булуын аерым билгеләп узды.

Шулай ук докладта мәгълүмати сорау-йөкләмәләрнең 150%ка артуы, шул исәптән, иң беренче чиратта суд-хокук саклау учреждениеләреннән кергән сроклы сораулар саны, граждан мөрәҗәгатьләренең 70%ка артуы билгеләп үтелде. ГХАТ органнары биргән документларны апостилизацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү күләме 4,2 тапкырга арткан.

Коллегия кысаларында Актаныш муниципаль районының Киров авылыннан Алмас һәм Венера Сабитовлар – «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары буенча аларга микроавтобус ачкычлары тапшырылды.

Россия ГХАТ органнарының 105 еллыгына багышланган «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» Республика конкурсы чын һөнәри осталык күрсәтү һәм тармак лидерларын ачыклау, алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды. Коллегия утырышында әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Юридик ярдәмне һәм хокук хезмәтләрен үстерү һәм җайга салу департаментының гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Л.Н. Крыканова республика ГХАТ органнарының эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан төп күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында гына түгел, илдә дә лидер булып тора, шулай ук ел ахырында «Якын кешеңне югалту» суперсервисын гамәлгә ашыру һәм хезмәтләр күрсәтүнең реестр моделенә күчү турында хәбәр итте.

Республика Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева Татарстан ГХАТ органнарының эшенә йомгак ясады. Үзенең чыгышында ул ГХАТ органнары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алда традицион гаилә институтын популярлаштыруга юнәлдерелгән зур эш башкарылачагын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International