Йөклелек чоры — хатын-кыз өчен иң тылсымлы вакыт

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Йөклелек 9 ай дәвам иткәнлектән, Бала көтүче хатын-кызлар көне елына 2 тапкыр билгеләп үтелә: 7 октябрьдә һәм 7 апрельдә. Бу даталарда йөклелек вакытындагы һәр хатын-кыз үзләре өчен мөһим көнне билгеләп үтә ала. Беренче тапкыр ул акция форматында 2022 елда Россиянең төрле төбәкләрендә уздырылган иде һәм бүгенге көндә Бөтенроссия статусын алды.

7 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә йөкле хатыннар көне кысаларында «Ана булу шатлыгы» дигән чара булып узды. Чарага йөклелекнең төрле срокларындагы хатын-кызлар килде.

Чараны оештыручылар төп бурычларны йөкле хатыннарга карата сакчыл мөнәсәбәт һәм җәмгыятьтә булачак әниләргә карата кайгырту культурасын формалаштыру дип аерып күрсәттеләр. һәм һәр йөкле хатын-кызга ихтирамлы мөнәсәбәтнең яңа парадигмасын булдыру, йөкле хатын-кыз һәм ана статусын күтәрү кирәклеген дә раслап куйдылар. Туучылар санын арттыруга ярдәм итү, демографик ситуацияне яхшыртуны алга җибәрү дәүләт алып барган сәясәтнең бурычлары исәбенә кертелгән. Йөклелек дәвамында хатын-кызлар өчен уңай шартлар тудыру да бик мөһим.

Һәр йөкле хатын-кызның дәүләт тарафыннан социаль яклау, үз гаиләсенең кайгыртуын, барлык якыннарының, янәшәдәгеләрнең җылысын һәм абсолют берсүзсез мәхәббәтен тоюы да бик мөһим. Булачак әниләр алдында мәртәбәле кунаклар чыгыш ясадылар:

«Йөклелек-хатын-кыз өчен иң тылсымлы вакыт. Нәкъ менә йөклелек һәм ана булу хатын-кызларга үз билгеләнешен ачарга, ана булуның мөһимлеген тоярга ярдәм итә», - дип белдерделәр бәйрәмне оештыручылар.

Чара ахырында Тәтеш үзәк район хастаханәсеннән булачак әниләргә «Әни көндәлеге» һәм имезлек рәвешендәге истәлекле бүләк тапшырдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International