Табиблар, ЗАГС, социаль яклау һәм Россия социаль фонды вәкилләре, Воскресения Христова храмыннан шәфкатьлелек туташлары булачак әниләр өчен мөһим мәгълүматлар белән бүлешеп эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Акушер-гинеколог Эльмира Шакирова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән уртаклашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Бакеева Галина «Бала туу»суперсервисының өстенлекләре турында сөйләде. Шулай ук бала көтүче әниләргә дәүләтнең күрсәтә торган ярдәм турында җентекләп сөйләделәр. Шәфкатьлелек туташлары мәхәлләдә күп балалы гаиләләргә, балалы ялгыз аналарга һәм авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләделәр. Чараның үзенчәлеге булып беренче уенчык-"Мишка" ясау буенча мастер - класс һәм биләүләү дәресе булды!