Актаныш муниципаль районы Башлыгы Л.Р. Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актлары теркәу идарәсенең коллегия утырышында катнашып “Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту буенча Актаныш муниципаль районында башкарыла торган эшчәнлек турында” дигән темага чыгыш ясады.
Ул үз чыгышын Ризаитдин Фәхертдинның сүзләре белән башлап җибәрде: “Гаилә тәртипсез булса яки булган тәртипләре дә бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралачак, шул сәбәпле ихтирам урынына түбәнлек, үсеш урынына артка тәгәрәу күренеше пәйда булыр. Гаилә-милләт терәге”. Чыннан да балаларны, яшьләрне гаилә кору серләренә өйрәтү, корылган гаиләләребезне саклап калу көн үзәк мәсьәләләрнең берсе булып санала. Районыбызда ЗАГС бүлеге каршында менә инде 10 елдан артык “Гаилә мәктәбе” дәресләре эшләп килә. Әлеге дәресләрдә мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары, барлык теләгән яшьләребез катнаша. Егетләргә, кызларга бәхетле гаилә кору серләре, ничек итеп корган гаиләне саклау юллары аңлатыла. Дәресләрдә әти кешенең, әни кешенең гаиләдәге роле дә ассызыклана. Балаларга дөрес итеп исем сайлау серләре аңлатыла. Психолог Фәхимә Зиннур кызы үзеңә дөрес итеп пар сайлау, гаиләнең бәхетен саклап яшәү серләрен, ә инде гинеколог Анжелика Эдуард кызы медицина ягыннан яшь әниләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен күтәрә. ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы яшьләрне ЗАГС эшчәнлеге белән таныштыра, электрон гариза бирү шартларын аңлата. Укучылар, яшьләр әлеге очрашуларда үзләрен борчыган сорауларны бирәләр,үзләренә кирәкле мәгълумәтләрне алалар.
“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге ел дәвамында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларны билгеләп үтә. Юбилярларга район Башлыгының котлау хаты, истәлек бүләкләре тапшырыла. 8 июль көнне “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык” көне менә инде берничә ел рәттән район мәдәният паркының Пар балдаклар аллеясында зурлап уткәрелә. Әлеге чарада куп еллар бер берсенең терәге булып яшәгән, ихтирамга лаек гаиләләребез “Мәхәббәт хәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнә. 2022 нче елда бу чарада ике парыбыз әлеге медальгә лаек булдылар. Чарада шулай ук узләренең гомер бәйрәмнәрен каршы алган, 50, 55, 60 ел бергә гомер кичергән 14 парыбыз хөрмәтләп кителде. Район бала тудыру йортында, ЗАГС бүлегенең тантаналар залында районның беренче, 50 нче, 100 нче балаларына, төрле бәйрәмнәр уңаеннан район ЗАГС бүлеге туу таныклыгы тапшыру тантаналары уткәрә. Районның беренче, 50 нче, 100 нче булып язылышкан парына истәлек бүләкләре тапшырыла.
Актаныш муниципаль районында традицион рәвештә аерылышуларны булдырмау йөзеннән, авыр гаиләләр белән эшләү, бала тууны арттыру, улемнәрне киметү максатыннан кварталга бер тапкыр авыл җирлекләре, табиблар, авыл җирлекләрендә эшләп килуче фельдшерлар, ЗАГС бүлеге, мәгариф, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә уткәрелә. Квартал йомгаклары буенча иң алдынгы авыл җирлегенә “Пар күгәрчен” буләк ителә.
ЗАГС булегенә яисә судка аерылышу өчен килгәч кенә бу гаиләне саклап та калып булмаска мөмкин, шуның өчен проблемалары бар гаиләләрне алдан күреп, аларны авыл җирлекләрендә хатын-кызлар советларына чакырып сөйләшуне максат итеп куябыз. Саннарга килгәндә шунысы куанычлы, узган 2021 нче ел белән чагыштырганда Актаныш районы ЗАГС бүлегендә аерылышучылар саны - 13% ка кимегән. Республика буенча бу сан - 2% тәшкил итә.
Шулай ук элеккеге әби-бабаларыбызның тәрбиясен дә ныграк кутәрергә кирәк. Элек бит бер өйдэ әби-бабай, малай-килен, оныклар барысы бергә яшәгәннәр хәм аерылышулар сирәк булган. Матур яшәу серләре иң беренче чиратта бер-берең белэн анлашып яшәудә диеп уйлыйм. Икенче урында сабырлык, өченче урында бер-беренә хөрмәт белән карау. Тормыш булгач авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска момкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була. 2022 елда Актаныш районы Киров авылы җирлегеннән Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе“Идел буе округының ин уңышлы гаиләсе” конкурсында катнашып лаеклы 3 нче урынны яулады. Шулай ук әлеге гаилә Федераль дәрәҗәдәге конурста катнашып, Республика данын яклап “Ел гаиләсе” җиңучесе исеменә лаек булды. Коллегия эшендә әлеге матур гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары буенча микроавтобус ачкычлары тапшырылды.