Студент булган вакыт – тормышның иң күңелле чагы. Беренче мәхәббәт, беренче күрешүләр һәм беренче туйлар вакыты. Студентлар көне алдыннан ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парлар өчен «Бәхеткә экзамен» дип аталган акция уздырдылар.
Билетларына дөрес җавап биргән яшьләрне күңелле сюрприз көтте. Зачеткаларына «бишле» урынына аларга Халык иҗаты йортында узачак «НитьЯ» Екатеринбург театрының «Мин – Бәхет! Тирән чагылыш» спектакленә билетлар бүләк иттеләр.