Әлмәт шәһәрендә өченче пар игезәк балалар тууы теркәлде

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 24 январь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, өченче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тунян Давит Сарибек улы һәм Алевтина Юрий кызы гаиләсендә булды. 19 январь аенда аларның гаиләсендә ике игезәк кыз туды. Яңа туган сабыйларга София һәм Ева исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, балаларның беренче дәүләт документларын -– туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International