23 гыйнвар, дүшәмбе! Яңа 2023 елда яңа атна башы! Яңа гаилә корырга менә дигән сәбәп!
Чистай Никахлашу сараенда 4 пар үз никахларын теркәгән.
Астрологлар бүгенге планеталарның урнашуы туйлар өчен бик уңышлы дип саныйлар. Ай сукояр тәэсирендә булган көнне союз төзеп, тормыш башлаганнар тормыш иптәше генә түгел, ә иң тугры дус та табалар!
Яңа өйләнешүчеләрне котлыйбыз!