Ютазы муниципаль районында 25 нче гыйнварда елның беренче никахын тантаналы теркәү узды. Корбиев Ленар Илдар улы һәм Хәйретдинова Лиана Зөфәр кызы бәхетле гаилә кордылар.
Яңа өйләнешүчеләр традиция буенча үз имзаларын никахны дәүләт теркәвенә алу турындагы акт язуына куйдылар, туй балдаклары белән алмаштылар. Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова яшьләргә беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.