Матур датада Менделеевск районы ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахын теркәде. Матур датага никахлашуны планлаштырганда, яшьләр саннар комбинациясе мөнәсәбәтләрне бәхетле һәм ныклы итәчәк дип саныйлар. Ләкин кешеләр ышанса, шулай булырга тиеш тә.
«23.01.23» дигән матур санлы датада районда ике гаилә язылышты. Беренче парлар - Рита һәм Ринат Бикмиевлар. Икенче гаилә – Альбина һәм Ранис Замалиевлар. Чын күңелдән котлыйбыз, бәхет, хөрмәт, муллык һәм, әлбәттә, үзара аңлашып яшәүләрен телибез.
2023 енче елның 23енче гыйнварында Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү секторында Алмаз һәм Рүфия никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
2023 елда Балтач үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегендә тәүге сабыйның әти-әнисен, Зур Лызи авылында яшәүче Алина һәм Дмитрий Мухиннар гаиләсен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханә җитәкчесе урынбасары Рашит Шәфигуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм хастаханә хезмәткәрләре тәбрикләде.
Бүген – яңа елның беренче матур датасы. Дүшәмбе булуга карамастан, Никахлашу сараенда туйлар гөрләп торды. 23.01.23 көнне Түбән Камада 13 яңа гаилә туды.
Кояш, саф һава һәм чаңгы – безнең иң якын дусларыбыз! 2023нче ел Түбән Камада сәламәтлек һәм сәламәт яшәү елы дип игълан ителде. Шәһәрдәшләребезне күбрәк җәяү йөрергә һәм спорт белән шөгелләнергә әйдәделәр.
Барысы да ял көннәрен төрлечә уздыра. Безнең булачак яшь парларыбыз Никахлашу сараена психолог Зиләрә Бережных белән очрашуга җыелдылар.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре никахны дәүләт теркәү тәртибе турында сөйләделәр һәм аларның барлык сорауларына да җавап бирделәр.
21 гыйнварда Чүпрәле районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2023 елның беренче парын тантаналы теркәү булды. Денис һәм Кристина Черновлар район башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның котлавын кабул иттеләр.
2023 елның 21 гыйнварында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә «Каргалы гимназиясе» укучылары килде. Никахлашу сарае фойесында укучыларны ГХАТ начальнигы Илмира Ярмушева каршы алды.