21 гыйнварда Чүпрәле районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2023 елның беренче парын тантаналы теркәү булды. Денис һәм Кристина Черновлар район башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның котлавын кабул иттеләр. Гаиләгә никах таныклыгы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.