Каргалы гимназиясе Чистай ЗАГСы янында кунакта

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

2023 елның 21 гыйнварында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә «Каргалы гимназиясе» укучылары килде. Никахлашу сарае фойесында укучыларны ГХАТ начальнигы Илмира Ярмушева каршы алды. Танышканнан соң балалар ГХАТ урнашкан борынгы сәүдәгәрләр йортының бүлмәләрен кызыксынып карадылар. ГХАТ бүлегенең кеше тормышындагы роле, тууы, никах, үлем турында күзаллау алдылар.

Гаиләнең мәгънәсе, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә традицияләре турында яхшы шартларда сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International