ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

2023 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Хөсәеновлар гаиләсен Арифулла улы Фаат һәм Кадыйрҗан кызы Гөлназны 50 ел бергә гомер иткән алтын юбилярларын котлау тантанасы булды.

Нияз һәм Диләрә Әлмөхәммәтовлар беренче номер астында никах төзү турындагы актлар язмасына кул куйдылар.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Селиверстов Денис һәм Галина гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 2023 елның 19 гыйнвар көнендә аларның ике уллалары дөньяга килде. Яңа туган сабыйларны ата-аналар матур исемнәр белән Назар һәм Захар дип атадылар.

Бүген Виталий һәм Галина Андреевлар бриллиант гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар бергә 60 ел гомер кичергәннәр. Ничә ел үтсә дә, бер берсенә булган мәхәббәтләрен саклап кала алганнар, беренче көннәрендәге кебек бер-берсенә сокланып карыйлар.

19 гыйнварда ЗАГС бүлегендә 2023 елның  иң беренче сабые теркәлде. Самат – Ленар һәм Гөлнара Котдусовлар гаиләсендә 1нче бала.

19 гыйнварда Ютазы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова 10-11 сыйныф укучылары өчен «Россиядә ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы» темасына дәрестән тыш «Гаилә белеме» дәресендә катнашты.

19 гыйнварда Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге 4 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Бәхетле гаиләнең ныклы нигезләре һәм ир белән хатын арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләр турында сөйләшү балаларны кызыксындырды.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген 100нче бала туу турындагы акт төзелгән баланы Түбән Кама шәһәре бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы узды.

Бу тема буенча фикер алышуда үзәк директоры Диләрә Ханова, ГХАТ бүлеге вәкиле - Наталья Карпова, "Мөшбикә" мәчете имамы - Хәбир хәзрәт Ханов, районның благочинные - Александр Филимонов, психолог - Гөлназ Вафина һәм җәмәгать эшлеклеләре -  Гакилә Нуретдинова һәм Фирдәүс Галиева катнашты.

Бөгелмә шәһәре тарихы Татарстан Республикасы нефть чыгару сәнәгатенең үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 13 гыйнварда нефть тармагы вәкилләре династиясе Гарифовлар – Камил Мансур улы һәм Любовь Михайловна гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International