Нияз һәм Диләрә Әлмөхәммәтовлар беренче номер астында никах төзү турындагы актлар язмасына кул куйдылар. Бүлек хезмәткәрләре беренче дәүләт документы - никахлашу турында таныклык тапшырдылар һәм яшь парларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, мәхәббәт һәм озак еллар бергә гомер итүләрен теләделәр. Беренче өйләнешүче парга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.