Селиверстов Денис һәм Галина гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 2023 елның 19 гыйнвар көнендә аларның ике уллалары дөньяга килде. Яңа туган сабыйларны ата-аналар матур исемнәр белән Назар һәм Захар дип атадылар.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар, туу турында таныклыкларны – беренче дәүләт документларын тапшырдылар һәм гаиләгә иминлек, муллык, тынычлык һәм уңышлар теләделәр.