19 гыйнварда ЗАГС бүлегендә 2023 елның иң беренче сабые теркәлде. Самат – Ленар һәм Гөлнара Котдусовлар гаиләсендә 1нче бала.
Яшь гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә тапшырылды. Без үз чиратыбызда Саматка исәнлек-саулык, тәүфиклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.