Бүген 100нче бала туу турындагы акт төзелгән баланы Түбән Кама шәһәре бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы узды.
Сабый Марат һәм Анастасия Әгъзәмовлар гаиләсендә дөньяга килгән. Алар кызларына Агата дигән матур һәм сирәк очрый торган исем бирделәр. Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә ул «игелекле», «яхшы» дигәнне аңлата. Агата – Әгъзәмовларның икенче кызлары. Аны каршы алырга бала тудыру йортына апасы Габриэлла да килгән.