Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2023 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Хөсәеновлар гаиләсен Арифулла улы Фаат һәм Кадыйрҗан кызы Гөлназны 50 ел бергә гомер иткән алтын юбилярларын котлау тантанасы булды. Алтын туй-ул тормыш көче, тәҗрибә, мәхәббәт һәм зирәклек тантанасы. Хөсәеновлар лаеклы хезмәт юлы уздылар, матур һәм тату гаилә кордылар, өйләрендә мәхәббәт, татулык һәм иминлек сакладылар. Хөсәеновлар гаиләсе - ул чын гаилә үрнәге, анда һәрвакыт наз, җылылык, үзара аңлашу, бер-береңә сак караш хөкем сөрә.

Бергә яшәүнең 50 еллыгы уңаеннан Хөсәеновларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тагын да озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярларга «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International